Бүген иртән Түбән Кама һәм Алабугага дроннар һөҗүм итүен шәһәр җитәкчеләре раслады.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәр күгендә дрон юк ителүенхәбәр итте.
Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр һәм җимерекләр юк.
"Ширкәтләрнең технологик эшчәнлеге бозылмады.
Шәһәр халкын тынычлык сакларга һәм рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматка ышанырга чакырабыз", дип язды Беляев.
ASTRA Telegram-каналы Түбән Кама күгендә дрон бәреп төшерелүен чагылдырган видео урнаштырды.
Соңрак Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев та үз Telegram-каналында шәһәр күгендә дронның юк ителүен язып чыкты.
Казан һәм Бигеш һава аланнары очкычларны җибәрми һәм кабул итми. Казан һава аланы 3.35 сәгатьтә, Түбән Кама һава аланы 4.55 сәгатьтә ябылды.
- "Алабуга" махсус икътисад зонасында дроннар җыю ширкәте урнашкан. Бу Татарстанны украин һөҗүмнәре өчен әһәмиятле бер максатка әйләндерә.
- Элегрәк хәрби-хокук тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Александр Мусиенко Татарстандагы "Шахед" дроннары җитештерүче заводлар Украинаның кораллы көчләре өчен һөҗүм һәдәфе булып тора дип белдергән иде. "Бөтенесе дә халыкара хокук нормаларына ярашлы. Украинаның хәрби объектларга һөҗүм итеп, саклану хокукы бар", диде ул "Настоящее время" телеканалына.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум