Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар милли хәрәкәте вәкиле Фазыл Вәлиәхмәтов сәяси тоткын дип танылды


Фазыл Вәлиәхмәтов
Фазыл Вәлиәхмәтов

70 яшьлек активист "ВКонтакте"дагы язмалары өчен кулга алынган иде.

"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проекты Фазыл Вәлиәхмәтовны сәяси тоткын дип таныды. Бу хакта проектның Telegram-каналында хәбәр ителә.

— Вәлиәхмәтовка карата кулланылган гаскәрне кабаттан дискредитацияләү турындагы маддә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң фикер иреген бастыру өчен булдырылган. Ул сугышка һәм Русия хакимиятенә каршы теләсә нинди тәнкыйтьне тыя, ягъни фикер белдерү иреген бозу булып тора. [...] Терроризмны аклау турындагы маддә дә Русия хакимияте тарафыннан еш кына хакимияткә каршы фикердәгеләрне, беренче чиратта сугышка каршы чыгучыларны эзәрлекләү өчен кулланыла. Вәлиәхмәтовка карата бу маддә нигезендә куелган гаепләүләр нигезсез һәм сәяси, — диелә проектта.

Моннан тыш, хокук яклаучылар олы яшьтәге кешене, гамәлләре җәмгыять өчен куркыныч тудырмаган булса да, озак вакытка сак астына алуны нигезсез һәм юл куелмаслык хәл дип саный.

Фазыл Вәлиәхмәтовка "Русия армиясен кабаттан дискредитацияләү" маддәсе нигезендә берничә пацифистик посты өчен гаепләү белдерелде. Әлеге постлар "ВКонтакте"да урнаштырылган, аларда Русиянең Украинага каршы сугышы телгә алынмый.

Тикшерү шулай ук татар активистын "Русия азатлыгы" легионының мөрәҗәгатенә сылтама урнаштыруда да гаепли ("интернетта террорчылыкны аклау" маддәсе).

  • Фазыл Вәлиәхмәтовны былтыр 5 декабрьдә алып киткәннәр. Ул көнне өендә зур тентү дә булган, ниндидер "яшерен китаплар" эзләгәннәр. Җәмәгатьчелеккә бу хакта Вәлиәхмәтовның Бөгелмә тикшерү изоляторыннан язылган шигыре таралганнан соң быел гыйнвар башында гына билгеле булды.
  • 1 апрельдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Фазыл Вәлиәхмәтовны сак астында тотуны 2 июньгә кадәр озайтты.
  • 70 яшьлек пенсионер гаебен танымый.
  • Вәлиәхмәтов — татар милли хәрәкәте ветераны. 1990 еллар башында Татарстанның суверенитетын яклап митингларда катнашты. 1990 елның августында Казанга килгән Борис Ельцин каршысында, башка активистлар белән бергә, плакатлар тотып торды.
  • 1991 елда Татарстанның суверенитетын яклап һәм республикада Русия президенты сайлаулары үткәрмәү таләбе белән Ирек мәйданында ачлык тоткан кешеләрнең берсе.
  • Ул беркайчан да татар теле, милләте өчен көрәшүен тукатмады. Шул хакта ул үзе "Көрәш дәвам итә, ысуллар гына үзгәрде", дип әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG