Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) "Русия боралаклары" ("Вертолеты России") холдингы башлыгы Казан кешесе Николай Колесов һәм аның туганнарының 14 миллиард сумлык байлыгын тапкан
Фонд Колесов байлыклары турында тикшерү уздырып хисап чыгарды. Андагы мәгълүматларга күрә Колесов виллалар, сарайлар, очкычлар вә боралакларны үзенең балалары, апасы һәм элекке хатынына яздырган.
Аерым алганда 2022 елның маенда Колесовның дүрт яшьлек кызы Николь Пальма-де-Майоркада 1200 квадрат метрлы йорт "алган". Аның базар бәясе биш миллион евро дип исәпләнә. Улы Алексей 2024 елны өч йорт алган. Аларның бәясе ун миллион евро диелә.
Моннан тыш Колесовлар гаиләсенең Ялтада бер миллиард сумлык сарае, Гарәп Әмирлекләрендә, Кырымда һәм Мәскәү янында күчемсез милекләре барлыгы әйтелә. Шулай ук "Русия боралаклары" башлыгының якыннарында Сербия, Испания, Кыпрыс ватандашлыгы булуы ачыкланган.
Күчемсез милектән тыш Колесовта биш миллион долларлык Agusta-Westland 109 боралагы һәм 20 миллион долларлык Bombardier Global Express вә 10 миллион долларлык Embraer Legacy 650 бизнесы джеты булуы әйтелә.
ФБК Колесовны саклану ширкәтләрен хосусыйлаштыруда гаепли. Алар аны Баш прокуратура, Тикшерү комитеты, ФСБга шикаять иткән.
Колесов 90нчы елларда Казанда "Элекон" ширкәтен җитәкләде. ФБК язуынча, әлеге ширкәт тә аның һәм гаиләсенең милегенә әйләнгән. 2007-2008 елларны Колесов Амур өлкәсенең губернаторы итеп билгеләнә. Аннары Путин аны "Ростех" җитәкчесе итеп куя. 2009 елны ул "Радиоэлектрон технологияләр" концерны белән җитәкчелек итә башлый. 2021 елны "Русия боралаклары" холдингына билгеләнә.
"Русия боралаклары" холдингына конструкторлык бюролары, боралак заводлары, шул исәптән Казан боралак ширкәте, комплектлау эшләнмәләрен җитештерү, төзәтү һәм хезмәт күрсәтү оешмалары, очкычларны төзәтү заводлары һәм сервис ширкәтләре керә. "Русия боралаклары"ның баш офисы Мәскәүдә урнашкан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум