ТАИФны йоткан СИБУР ширкәте Татарстанның төп нефть химия заводларында җитәкчеләрне алыштырырга җыена. Сүз "Түбән Кама нефтехим" һәм "Казан оргсинтез" ширкәтләре хакында бара. Бу хакта "Коммерсантъ" үз чыганакларына сылтанып хәбәр итә.
Якын көннәрдә "Казан оргсинтез" ширкәте җитәкчесе итеп "Түбән Кама нефтехим"ның генераль мөдире Айрат Сафин билгеләнәчәк. Түбән Кама ширкәте белән идарә итәргә СИБУРның Тубылдагы "ЗапСибНефтехим" оешмасы элекке мөдире Игорь Климов киләчәк диелә. "Казан оргсинтез" заводының бүгенге мөдире, Дәүләт шурасы депутаты Фәрит Миңнегулов вазифадан алыначак.
Айрат Сафин "Түбән Кама нефтехим" заводы белән 2020 елның февраленнән идарә иткән. Контракт килешүе нигезендә ул 2025 елга кадәр эшләргә тиеш булган.
Игорь Климов 2021 елның мартына кадәр дүрт ел СИБУРның Тубыл шәһәрендәге "ЗапСибНефтехим" оешмасы җитәкчесе булып торган. Бүген ул СИБУР идарәсенең әгъзасы, ширкәткә кергән җитештерүләрдә нәтиҗәлекне арттыруга җавап бирүче идарәче мөдир вазифасын башкара.
"Казан оргсинтез" заводының бүгенге мөдире Фәрит Миңнегуловка яңа эш вазифасы тәкъдим ителмәгән диелә.
Узган ел СИБУР ТАИФны тулаем йотты. Килешү нигезендә, СИБУР ТАИФның 100 процент хиссәләрен алды, ә Татарстан ширкәте акционерларына СИБУРның 15 процент хиссәсе һәм ширкәт облигацияләре буларак 3 миллиард доллар бирелде. СИБУР берләшкән ширкәтләренә Татарстандагы "Казаньоргсинтез", "Нижнекамскнефтехим" һәм ТГК-16 кебек ширкәтләр дә керде.
СИБУР кулына күчкән Татарстан ширкәтләрендә үзгәрешләр башланды. Быел ТАИФ атамасы бетерелеп, аны СИБУР-РТ исеменә алыштырдылар. Яңартылган ширкәтне алга таба да Руслан Шиһабетдинов җитәкләячәк диелде. Әмма бер айдан – 17 майдан Шиһабетдинов СИБУР-РТ генераль мөдире һәм СИБУР идарәсе әгъзасы вазифаларыннан алынды. Татарстан заводларын үз эченә алган СИБУР-РТ ширкәте җитәкчесе итеп СИБУРның корпоратив сәясәте мөдире Юлия Попова билгеләнде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!